

Башкортстанда ял көннәрендә суда балалар һәм өлкәннәрнең гомере өзелгән. 14 яшьлек үсмер, ике хатын һәм дүрт ирнең гәүдәләрен судан чыгарганнар. Тагын бер үсмернең гәүдәсен эзлиләр. Алар барысы да җиһазландырылмаган пляжларда ял иткәннәр.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Учалы районының Озынкүл авылы янындагы күлдән шаһитлар һәлак булган 26 яшьлек ирнең җансыз гәүдәсен тапканнар. Ул исерек килеш көймәдән суга сикергән һәм кире чыкмаган.
Калтасы районының Югары Тиктәм авылы буасында 28 яшьлек ир суга батып үлгән.
Дүртөйле районының Иске Кәңгеш авылында Агыйдел елгасыннан коткаручылар 14 яшьлек үсмернең үле гәүдәсен тапканнар.
Борай районы Вострецово авылы янындагы Агыйдел елгасыннан шаһитлар 14 яшьлек кыз туганын коткарырга тырышканда батып үлгән 41 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарганнар. Баланың гәүдәсен соңрак тапканнар.
Салават районының Лагыр авылында Әй елгасыннан ял итүчеләр 70 һәм 42 яшьлек хатыннарның гәүдәләрен чыгарганнар. Алар исерек хәлдә батып үлгәннәр.
Мәләвездә Агыйдел елгасыннан шаһитлар балык тотканда суга баткан ирнең мәетен тапканнар.
Һәрбер вакыйга буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Сулыкларда сак булыгыз, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез, балаларны күз уңыннан югалтмагыз, әти-әниләр!
Фото: МЧС по РБ