+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Йорттан чыга алмыйча һәлак булдылар...

Башкортстанда җәй көннәрендә балалар үлеменә китергән төп сәбәпләрне әйттеләр.

Йорттан чыга алмыйча һәлак булдылар...Йорттан чыга алмыйча һәлак булдылар...
Йорттан чыга алмыйча һәлак булдылар...

Пляж сезоны башланганнан бирле Башкортстанда суда балалар үлеме белән бәйле дүрт фаҗига булган. БСТ да “Честно говоря” программасында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Кирилл Первов билгеләвенчә, мондый фаҗигаләр балалар өлкәннәрдән башка яисә тыелган урыннарда су коенганда була.

Янгыннарда балалар үлеме белән дә шундый ук хәл.

“Агымдагы ел башыннан янгыннар вакытында без 12 баланы югалттык — еш кына балалар өйдә үзләре генә булганга. Күптән түгел Балтач районында өч бала йорттан чыга алмыйча һәлак булды. Гамьсезлек яисә башка сәбәпләр аркасында өлкәннәр аларны караусыз калдыра, һәм балалар куркыныч хәлдә калырга мөмкин", - диде Первов.

Шул ук вакытта, ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, республикада сабыйларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары саны кимү күзәтелә.

"Кешеләр безнең киңәшләргә колак сала башлады, һәм мондый вакыйгалар саны азайды. Исегезгә төшерәм, тәрәзәләрдәге москит челтәрләре бары тик хәвефсезлек иллюзиясен генә тудыра, тәрәзә төбенә менгән бала аңа таянып, егылып төшәргә мөмкин. Шуңа күрә фатирдагы тәрәзәләргә, бигрәк тә балалар бүлмәсендә йозаклы махсус тоткалар куегыз, ул балага тәрәзәне ачарга ирек бирмәячәк",  — дип кисәтте спикер.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас