+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Гаилә белән һәлак булганнар...

Башкортстаннан яшь гаилә ялдан кайтып килгәндә коточкыч авариягә очраган.

Гаилә белән һәлак булганнар...Гаилә белән һәлак булганнар...
Гаилә белән һәлак булганнар...

Түбән Кама термаларында ял итеп, Башкортстанга кайтып килгәндә, яшь гаилә авариядә һәлак булган. Юл-транспорт фаҗигасе Чаллы-Сарман трассасында булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, “Приора” автомобиле каршы якка чыккан һәм  “Volkswagen Polo” автомобиле белән капма-каршы бәрелешкән.

“Приора”да булган гаилә  - 29 яшьлек ир, аның 24 яшьлек авырлы хатыны һәм аларның өч яшьлек уллары һәлак булган. Шулай ук “Volkswagen Polo”ның 67 яшьлек пассажиры да авария урынында үлгән.

Хөрмәтле водительләр, юлларда сак булыгыз, ашыкмагыз. Сезнең кулда – гаилә язмышы.

 

Фото: видеодан скрин

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас