+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар бар?

Быел күпбалалы гаилә таныклыгы алучы 7 мең гаилә арасында Нәбиевлар да бар. 

Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар бар?Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар бар?
Күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар бар?

Башкортстанда быел 7 мең гаилә күпбалалы гаилә таныклыгы алды.

Республикада мондый таныклыкка барлыгы 69 344 гаилә ия булган. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова күпбалалы гаиләләргә ташламалар турында искәртте.

Күпбалалы гаиләләргә баланы колледжда укыту бәясенең бер өлешен компенсацияләү – уку елына 30 мең сумга кадәр, мәктәп яшендәге укучыларының шәһәр транспортында түләүсез йөрүе, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ташлама, республикада гына түгел, аннан читтә дә музейларга, күргәзмәләргә бушлай яисә ташламалы хакка керү, партнер оешмаларда товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар (барлык мәгълүмат семьярб.рф порталында) каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күпбалалы дип санала, шул исәптән уллыкка һәм опекага алынганнар да керә. Күпбалалы гаилә статусы чикләнмәгән вакытка бирелә, әмма социаль ярдәм чаралары, кагыйдә буларак, өлкән бала 18 яшькә җиткәнче, ә мәгариф оешмасында көндезге бүлектә укыган вакытта 23 яшькә кадәр күрсәтелә.

Таныклыкны дәүләт хезмәтләре аша Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Кәгазь таныклыктан да, аның электрон версиясеннән дә файдаланырга мөмкин.

Фото: Рөстәм Нәбиев, ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас