

"Роскачество" Русиядә җитештерелгән җиде сырда эчәк таякчыгы тапкан, дип хәбәр ителә “Shot” тикшерү телеграм-каналында.
Сүз, аерым алганда, “Егорлык молоко”, “Vitalat”, “Schonfeld”, “Treville”, “ВкусВилл”, “Metro Chef” һәм “Городецкая сыроварня” кебек брендлар турында бара.
Бу шартлы-патоген бактериянең сырда булуы санитария нормаларын бозу турында сөйли. Эчәк таякчыгы эчәклек системасы белән җитди проблемалар тудыра һәм көчле агулануга китерә. Симптомнар арасында – күңел болгану, косу, югары температура һәм интоксикация.
Фото: nmosktoday.ru