

Стәрлетамакта тәрәзәдән егылып төшү нәтиҗәсендә ике бала чак кына үлми калганнар. Кичә кич 112 ашыгыч чакырулар хезмәтенә Стәрлетамак шәһәренең Дуслык урамындагы йортның 3нче катындагы тәрәзәдән яшь ярымлык сабыйның егылып төшүе турында хәбәр килгән. Төрле җәрәхәтләр алган малай дәваханәгә китерелгән.
Соңрак Ходайбирдин урамындагы йортның дүртенче каттагы тәрәзәсеннән 4 яшьлек малай егылып төшүе турында хәбәр килгән. Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бала шулай ук ашыгыч рәвештә дәваханәгә китерелгән. Сабый – реанимациядә, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
Синоптиклар алдагы көннәрдә эссе һава торышы фаразлый, димәк, балаларның тәрәзәдән егылуы белән бәйле бәхетсезлек очраклары тагын да күбрәк булырга мөмкин.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны ачык тәрәзәле бүлмәдә караучысыз калдырмагыз! Тәрәзә тоткаларына блокираторлар – махсус йозаклар куегыз. Ул тәрәзәне саф һава керерлек кенә ачу мөмкинлеге бирә.
Автор фотосы.