+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Эче бик нык авырткан...

Башкортстанда табиблар 10 яшьлек баланың гомерен саклап калган.

Эче бик нык авырткан...Эче бик нык авырткан...
Эче бик нык авырткан...

Табиблар сирәк очрый торган эчәк аномалиясе булган малайга операция ясаганнар.

Сибай шәһәр дәваханәсе хирурглары 10 яшьлек пациентта тумыштан килгән авыру барлыгын ачыклаган. Бу аномалия аркасында балада эчәклектә үтә алмаучанлык барлыкка килгән. Дәваханәгә китергәндә, баланың бик нык эч авырткан һәм ул күптапкырлар коскан.

Меккель дивертикулы яисә эчәк стенасының тумыштан чыгуы операция барышында ачыкланган.

Бу бик сирәк аномалия, ди табиблар. Күпчелек очракта авыру симптомнар тудырмый, ләкин кан китү, ялкынсыну, эчәклектә үтә алмаучанлык яисә  перфорация кебек катлаулануларга китерергә мөмкин.

Хәзер баланың хәле тотрыклы,ул реанимациядә күзәтү астында.

 

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас