

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, кичә көндез «112» ашыгыч чакырулар хезмәтенә Күмертауда Гафури урамындагы йортта бала тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр килгән. Кызганычка каршы, 2023 елгы малайны коткарып кала алмаганнар.
Шулай ук, Стәрлетамакта тәрәзәдән егылып төшү нәтиҗәсендә ике бала чак кына үлемнән калулары турында язган идек. Төрле җәрәхәтләр алган балалар дәваханәгә китерелгән.
Синоптиклар алдагы көннәрдә эссе һава торышы фаразлый, димәк, балаларның тәрәзәдән егылуы белән бәйле бәхетсезлек очраклары тагын да күбрәк булырга мөмкин.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны ачык тәрәзәле бүлмәдә караучысыз калдырмагыз! Тәрәзә тоткаларына блокираторлар – махсус йозаклар куегыз. Ул тәрәзәне саф һава керерлек кенә ачу мөмкинлеге бирә.
Фото: bashinform.ru