+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Сез аларның тормышын үзгәртә аласыз...

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз.

Сез аларның тормышын үзгәртә аласыз...Сез аларның тормышын үзгәртә аласыз...
Сез аларның тормышын үзгәртә аласыз...

Уфада үз гаиләләре белән яшәргә теләүче бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Дарина һәм Даниил — бертуган абый һәм сеңел. Алар характерлары буенча бик төрле, әмма аларны бер-берсе белән нык бәйләнеш һәм чын гаиләдә бергә яшәү хыялы берләштерә.

Дарина ачык күңелле, актив, дустанә кыз. Яшьтәшләре белән бик җиңел аралаша, театральләштерелгән күренешләрдә рәхәтләнеп катнаша, хәрәкәтле уеннар һәм биюләр ярата. Дарина сәнгать мәктәбендә кызыксынып укый — пөхтә, тырыш һәм һәр детальгә игътибарлы. Абыйсын бик ярата һәм аның турында кайгырта.

Даниил хәрәкәтчән, эмоциональ һәм үзаллы малай. Үзе генә уйнарга ярата, үз фикерен яклый белә. Игътибар, хәтер һәм фикерләү буенча биремнәрне тиз үти. Даня спорт белән мавыга — бигрәк тә футбол һәм дзюдо белән теләп шөгыльләнә.

Балалар бер-берсеннән аерылмаска тырыша. Дарина абыйсына ярдәм итә, ә ул аңа ышаныч һәм ихлас кайгырту белән җавап бирә. Аларның бергә булуы һәм бергә гаилә табуы бик мөһим.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

 Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас