

Русиядә рәсми рәвештә балаларны автомобильләрдә сертификацияләнгән креслодан башка йөртүне тыйдылар. 1 сентябрьдән хәвефсезлек каешы һәм аерым фиксаторлар, адаптерлар кебек шикле альтернативаларны кулланырга ярамый. Балаларны ышанычлы һәм тикшерелгән махсус автокреслолардан башка йөртүне тыюны аерым карар белән Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин раслады.
Элек кайбер җитештерүчеләр төрле автомобиль адаптерларын һәм җайланмаларны тулы кыйммәтле автокреслолар дип санарга мөмкинлек биргән документ ала иде. Чынлыкта исә бу җайланмалар юл-транспорт һәлакәте очрагында баланың хәвефсезлеген тәэмин итми. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, сертификацияләнмәгән җайланмалар, каркассыз креслолар һәм каеш адаптерлары аварияләр вакытында тиешле саклауны тәэмин итми генә түгел, ә баланың имгәнү куркынычын тагын да арттыра.
Яңа нормалар нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрендә балаларны тотып тору системасын төгәл билгеләү кертелә. Хәзер мондый җайланмаларга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән сертификацияләнгән автокреслолар, бутсерлар гына керә. Балаларны фиксаторлар һәм хәвефсезлек каешлары ярдәмендә йөртү балалар автокреслосы булмауга тиңләштерелде. Ә моның өчен штраф каралган.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә — 3 мең сум, вазыйфалы затларга — 25 мең сум, оешмаларга 100 мең сум штраф яный.
Фото: mkpenza.ru