+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Баланың суга батуын күреп калганнар...

Бу хәл кичә Караидел елгасында булган.

Баланың суга батуын күреп калганнар...Баланың суга батуын күреп калганнар...
Баланың суга батуын күреп калганнар...

Кичә кич 112 ашыгыч чакыруларны кабул итү үзәгенә Уфа шәһәрендә, Караидел елгасында,  2012 елгы малайның суга батуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярый әле янәшәдә генә уяу кешеләр булып, баланы үлем тырнагыннан йолып калган. Алар аны судан чыгарып, беренче ярдәм күрсәтеп өлгергәннәр. Табиблар караганнан соң, малайны өенә кайтарып җибәргәннәр. 

Әти-әниләр, исегездә тотыгыз: 

Су буенда балаларны һәрвакыт күзәтеп торыгыз, үзләрен генә җибәрмәгез. 

Су коену өчен рөхсәт ителгән урыннарны гына сайлагыз.

Балагызны йөзәргә өйрәтегез 

Суга батучыны күрү белән, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз!

Су гамьсезлекне гафу итми! Бер ялгыш адым – һәм кире кайтарылмаслык  аянычлы хәлләр булырга мөмкин. Балаларыгызны саклагыз!

Автор фотосы.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас