

Узган ялларда Миякә районында 7 яшьлек малайга чакыруга килгән фельдшерга һөҗүм иткәннәр. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм-каналда хәбәр итте.
Баланы караган вакытта аның исерек әнисе медицина хезмәткәренә һөҗүм иткән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү чемоданын һәм телефонын тартып алырга маташкан, фельдшерның битенә суккан.
“Медицина хезмәткәрләренә һөҗүм ярамаган гамәл һәм ул барлык сәламәтлек саклау системасына зыян китерә. Башкортстанның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы әлеге очракны иминият программасы кысаларында тикшерәчәк”- дип белдергән ведомство җитәкчесе.
Автор фотосы.