

Бәхетсезлек очрагы җомга көнне кич Олыкүл авылында мангалда учак кабызган вакытта булган.
Социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, икенче дәрәҗәдәге термик пешүләр алган үсмерне Республика пешүләр үзәгенә китергәннәр. Малайның хәле авыр, ләкин тотрыклы, дәвалануны дәвам итә.
Әти-әниләр! Учак якканда еш кына кабызу өчен махсус сыеклык кулланалар. Аларның сыйфатлары начар була. Учак ягам дип, сыеклык сибеп пешүчеләр дә җитәрлек, бигрәк тә үсмерләр арасында. Шуңа да ут белән аеруча сак булырга кирәк. Бу эшне балаларның үзләренә генә кушмагыз, өлкәннәрдән башка учак ягарга рөхсәт итмәгез.
Автор фотосы.