+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Өч яшьлек балага кем суккан?

Уфада шәхси балалар бакчасын тикшерәләр.

Өч яшьлек балага кем суккан?Өч яшьлек балага кем суккан?
Өч яшьлек балага кем суккан?

Уфада шәхси балалар бакчасын Тикшерү комитеты тикшерәчәк. Сүз Нагаево авылындагы «Игроград» шәхси балалар бакчасы турында бара.

Уфада яшәүче ханым балалар бакчасында тәрбияче аның өч яшьлек улының кулларына суккан дип шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр аның шикаятен тикшерәчәк.

Уфаның Октябрь районы буенча Тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше оештырылган, хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлтелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү барышында балалар бакчасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты.

Мәктәпкәчә балалар учреждениесен шулай ук республика прокуратурасы да тикшерәчәк.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас