

Бакалы районының Мостафа авылында 6 яшьлек бала белән бәхетсезлек очрагы булган. 2019 елгы малай велосипедта күпердән егылып төшкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Зыян күрүчене җәрәхәтләр белән Туймазы үзәк район дәвханәсенә китергәннәр.
Әти-әниләр, җәй көннәрендә балалар белән бәйле күңелсез, кайвакыт хәтта фаҗигале очраклар арта. Кечкенә балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Велосипедта, самокатта һәм башка чараларда йөрү кагыйдәләре турында ешрак сөйләгез. Саклагыч эпикировка турында онытмагыз. Балага юл, күпер, елга буйларында йөрергә ярамавын аңлатыгыз.
Фото: Моя Уфа, ТГ