+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Агыйделне машинада кичеп чыкмакчы булганнар

Балалы гаилә елга уртасында батып калган.

Агыйделне машинада кичеп чыкмакчы булганнарАгыйделне машинада кичеп чыкмакчы булганнар
Агыйделне машинада кичеп чыкмакчы булганнар

Белорет районында, Кага һәм Каһарман авыллары арасында, өч кешедән торган гаилә, шул исәптән 2020 елда туган бала, Агыйдел елгасын автомобильдә кичеп чыгарга уйлаган. Нәтиҗәдә машина елга уртасында батып калган.

Аларга коткаручылар ярдәме кирәк булган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары махсус җиһазлар ярдәмендә автомобильне судан эвакуацияләгәннәр. Машинадагы пассажирлар белән барысы да яхшы, берсе дә зыян күрмәгән. Транспорт чарасын Кага авылы ягына автоюлга кадәр озатканнар, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас