

12 июнь көнне Туймазыда әни кешенең күз алдында коточкыч хәл була. Ике яшь ярымлык бала әнисе белән урамда йөргән кинәт 3 метр тирәнлектәге өсте ачык коега төшеп киткән.
Бәхеткә, янәшәдә генә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручысы Илдар Насыйров була. Бу вакытта ул өйдә, ялда була. Кычкырган тавышларны ишетүгә, шунда ук ярдәмгә ташлана.
Ул коега төшеп, баланы чыгара. Барысы да яхшы тәмамлана: сабый җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган, хәзер аның белән барысы да әйбәт.
Шушы көннәрдә Туймазы районы хакимиятендә Илдар Миргасыйм улына баланы коткарганы өчен Мактау грамотасы тапшырылган. Бүләкләү чарасына аның гаиләсе – хатыны һәм балалары да килгән. Геройлар янәшә генә яши, әфарин!
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты