

Октябрьский шәһәре прокуратурасы “корал кулланып кылынган хулиганлык” мәддәсе буенча 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның июнендә үсмер Академик Королев урамында үзләренең фатирында булганда. Йорт алдында балаларның кычкырышкан тавышларын ишеткән. Алар аңа йокларга комачаулаганга күрә, балигъ булмаган үсмер пневматик пистолет алып, берничә тапкыр балконнан һавага аткан. Пистолетны ул узган ел билгесез кешедән сатып алган була. Аның хокукка каршы гамәлләре аркасында 10 һәм 11 яшьлек ике малай тән җәрәхәтләре алган.
Үсмер үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Октябрьский шәһәр судына җибәрелгән.
Автор фотосы.