

Әгәр беренче смартфон балада 13 яшьтә яисә аннан да иртәрәк барлыкка килсә, киләчәктә ул суицидаль уйлар, агрессия, эмоциональ фон бозылу, чынбарлыктан аерылу һәм үзен түбән бәяләү кебек күренешләр белән ешрак очраша. Кыскасы, баланың смартфоннар баланың психикасын нык какшата.
Моны “Sapien Labs” тикшеренү үзәге галимнәре ачыклаган. Бала беренче смартфонны кулына никадәр иртәрәк алса, шулкадәр иртә психик проблемалары башлана. Масштаблы халыкара тикшеренүдә 18 яшьтән 24кә кадәр 100 меңнән артык бала катнашкан.
Галимнәр 13 яшьтән кечерәк балаларга смартфоннар куллануны тыю, мәктәпләрдә санлы грамоталылыкны мәҗбүри укыту һәм социаль челтәрләрдә яшь чикләүләрен контрольдә тотуны көчәйтү кебек саклык чараларын кертергә чакыра.
Автор фотосы.