+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Бала агачтан егылып төшкән

Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.

Бала агачтан егылып төшкәнБала агачтан егылып төшкән
Бала агачтан егылып төшкән

Кичә 112 ашыгыч чакырулар үзәгенә Уфаның Беренче Май урамында бер малайның агачтан егылып төшүе турында хәбәр килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

2012 елгы бала егылудан тән җәрәхәтләре алган. Аны дәваханәгә озатканнар.

“Хөрмәтле әти-әниләр!

Бик күпләр өчен җәй – елның иң көтелгән һәм иң яраткан вакыты. Җәй – каникул чоры гына түгел, ә күп балаларның үзләре генә калып, вакытларын өлкәннәр күзәтүеннән башка үткәрү чоры да.

Бер генә сабыйның балачагы да сыдырылу,егылу,  имгәнүләрсез узмый Шуңа күрә балаларга хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлату һәм искә төшерү бик мөһим”, - дип кисәтә ведомство белгечләре.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас