

Даруханәләрдә мармелад рәвешендәге балалар витаминнарын күрергә була, әмма алар бала организмына файдага караганда күбрәк зарар китерә. Бу хакта “Газета.Ru” басмасына балалар табибы-эндокринологы Дарья Хайкина сөйләгән.
Табиб фикеренчә, мондый мармеладның барлык файдасы өстәлгән шикәр һәм ясалма ароматизаторларның күп булуы белән юкка чыгарыла. Алар күп кенә витаминнарны, мәсәлән, С һәм D витаминнарын үзләштерүне начарайта. Артык күп булган шикәр В төркеме витаминнары дефицитын да көчәйтә.
"Кайвакыт ике-өч втаминга 5 граммга кадәр шикәр туры килә. Әгәр аларны көн саен кабул итсәң, бу елына, башка ризыкларны санамыйча, 2 килограм чамасы шикәр ашау дигән сүз ", – дип билгели Хайкина.
"Мармелад витаминнар – сәламәтлек өчен түгел,ә баланы иркәләү генә. Әгәр сез аларны сайлыйсыз икән, моны аңлы рәвештә эшләгез: составны, дозировкасын карагыз. Шикәре азрак булганнарын сайлагыз. Һәм шуны истә тотыгыз, мондый мармеладлар бала организмындагы витаминнар кытлыгын тулыландыра алмый", – дип ассызыклады белгеч.
Фото: gazeta.ru