

Уфада 15 яшьлек питбайкчы һәм чит ил машинасы йөртүчесе юлны бүлешә алмаганнар. Башкалада “Авантис” кросс мотоциклы һәм “Тойота Камри” автомобиле бәрелешкән. Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклавынча, питбайк руле артында йөртү таныклыгы булмаган 15 яшьлек мәктәп укучы булган. Юл-транспорт һәлакәте урынына балигъ булмаган баланың әти-әнисен чакыртканнар, үсмерне мототранспорт белән идарә итүдән читләштергәннәр. Питбайкны махсус стоянкага урнаштырганнар.
Ата-ананы административ җаваплылыкка тарттыру өчен төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелгән.
Фото: Уфа дәүләт автоинспекциясе