+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

1 сентябрьгә кадәр акча түләмәкчеләр

Дәүләт думасында укучыларның әти-әниләренә түләүләр турында закон проектын эшләгәннәр.

1 сентябрьгә кадәр акча түләмәкчеләр1 сентябрьгә кадәр акча түләмәкчеләр
1 сентябрьгә кадәр акча түләмәкчеләр

Дәүләт думасында укучыларның ата-аналарына 1 сентябрьгә кадәр пособие түләргә тәкъдим итәләр.

Закон проекты инде әзер. Депутатлар уку елы башланыр алдыннан баланың әтисенә яисә әнисенә яшәү минимумы күләмендә еллык түләү кертергә тәкъдим итә.

"Русия территориясендә яшәүче ата-аналарның берсе <...> 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга <...> шулай ук инвалидларга, 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга <...> уку елы башлануга елына бер тапкыр акчалата түләү алырга хокуклы", - дип ТАСС агентлыгы закон проекты документыннан өзек китергән.

Хәзер илдә яшәү минимумы 17 773 сум тәшкил итә. Хезмәткә яраклы халык өчен — 19 329 сум, пенсионерлар өчен — 15 250 сум, балалар өчен — 17 201 сум.

Әлеге закон кабул ителсә, балаларын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләр өчен бик вакытлы финанс ярдәм булыр иде. Килешәсезме, әти-әниләр?

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас