+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Мәктәп формасын җәй башында сатып алган идек...

Роспотребнадзор” белгечләре аны нинди очракта кибеткә кире кайтарып булуын искәртте.

Мәктәп формасын җәй башында сатып алган идек...Мәктәп формасын җәй башында сатып алган идек...
Мәктәп формасын җәй башында сатып алган идек...

Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре әти-әниләргә балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирде.

Ведомствода форма һәм мәктәп кирәк-яракларын кибеткә кире кайтару үзенчәлекләрен аңлаттылар. Хәзер әти-әниләр балаларын 1 сентябрьгә алдан әзерли, мәктәп формасы, дәреслекләр һәм канцелярияне җәй башында ук сатып ала.

Ләкин, кием-салым һәм аяк киеме сатып алганда, баланың әле үсәчәген истә тотарга кирәк. Баланың буе җәй буена 5 сантиметрга кадәр үсә ала, аягы да  шулкадәр үк үсәргә мөмкин. Барлык ярлыкларны һәм этикеткаларны саклап та, 14 көн узгач мәктәп формасын, аяк киемен кибеткә кайтарып булмаячак, дип искә төшерә “Роспотребнадзор” белгечләре.

Периодик булмаган басмалар (дәреслекләр, комплекттагы дәфтәрләр, нота дәфтәрләре һ.б.) тиешле сыйфатлы булса да, кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел.

Әгәр мәктәп кирәк-яракларында дефект табылса, кулланучы шундый ук товарга алыштырырга яисә акчаларны кире кайтарырга хокуклы.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас