+24 °С
Дождь
Журналга язылу

Тәрәзәдән егылып төшкән...

6 яшьлек бала белән бәхетсезлек очрагы булган.

Тәрәзәдән егылып төшкән...Тәрәзәдән егылып төшкән...
Тәрәзәдән егылып төшкән...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бәхетсезлек очрагы кичә Мәләвез шәһәрендә булган. 2018 елгы бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Хәзерге вакытта бала дәваханәдә ята, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ата-аналарны уяулыкны арттырырга һәм мондый хәлләрне булдырмау өчен барлык кирәкле хәвефсезлек чараларын үтәргә чакыра.

 “Өйләрегездә һәм фатирларыгызда тәрәзәләрне бала ачалмаслык итеп, ышанычлы бикләр куегыз, балаларны даими күзәтегез, бигрәк тә балконнарда һәм тәрәзә яныннарында үзләрен генә калдырмагыз”, – дип кисәтә коткаручылар.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас