+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Берүк исән калсын!

Тәрәзәдән егылып төшкән сабый табиблар кулында.

Берүк исән калсын!Берүк исән калсын!
Берүк исән калсын!

Күмертауда җомга көнне күпфатирлы йорт тәрәзәсеннән ике яшьлек кыз егылып төшкән. Сабыйны җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Кызганычка каршы, җәй көне мондый хәлләр еш кабатлана. Шул ук көнне Мәләвез шәһәрендә тәрәзәдән җиде яшьлек бала егылып төшкән, ә бер атна элегрәк Нефтекамада дүртенче каттан ике яшьлек сабыйның егылуы турында хәбәр иткән идек.

Коткаручылар янә искәртә:

- тәрәзәләргә махсус блокираторлар куярга кирәк, алар балаларга тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирми;

- мебельне тәрәзә янына куймагыз, анда басып, бала тәрәзә төбенә менәчәк;

–  балаларга тәрәзә янында уйнауның куркыныч булуын аңлатыгыз.

 

Фото:Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас