

Иң куркыныч чәй – күпләр уйлаганча, кайнар чәй түгел, ә өстәлдә өч сәгатьтән артык торганы. Әгәр кичәге чәй булса, тагын да начаррак. Бу хакта табиб-токсиколог Михаил Кутушов белдерде.
Күпчелек кешеләр иртән пешергән чәйне көн буена эчә. Шулай уңайлы, ләкин чынлыкта ул организмга җитди зыян китерергә мөмкин.
“Эш шунда, дымлы һәм җылы чәй – микроблар өчен туклыклы мохит. Чәйдә берничә сәгатьтән соң микрофлора актив үсә башлый. Бу бигрәк тә җәй көннәрендә яисә җылы бүлмәдә тиз бара. Чәй бактерияләр өчен “инкубатор” га әйләнә. Шул ук вакытта, тыштан караганда, эчемлек зыянсыз күренергә мөмкин – болганчык түгел, төсе үзгәрмәгән, - ди токсиколог.
Моннан тыш, озак вакыт торган чәйдә нитратлар дәрәҗәсе күп тапкырга арта. Бу матдә үзе куркыныч түгел, ләкин организмда микроблар тәэсирендә нитритларга – сәламәтлек өчен зарарлы кушылмаларга әверелергә мөмкин. Нитритлар канда кислород алмашынуга йогынты ясый, хәлсезлек, баш әйләнү, күңел болгану китереп чыгарырга мөмкин, ә югары концентрациядә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен куркыныч тудыра.
Шуңа күрә, әгәр сез сәламәтлегегез турында кайгыртасыз икән, чәйне бер генә тапкыр пешерегез һәм аны 15-30 минут эчендә эчегез. Әгәр ул өч сәгатьтән артык торган булса, аны кабат кулланмагыз. Бигрәк тә кичәге чәйне эчмәгез, хәтта ул суыткычта торган булса да.
Автор фотосы.