

Юля 2023 елда дөньяга килгән. Ул— бик сөйкемле, ягымлы кыз. Тыныч кына контактка керә, үзе белән сөйләшкәнне ярата, игътибарга елмаеп һәм куанып җавап бирә.
Уенчыклар белән кызыксынып уйный— кулдан кулга күчерә, карый, шалтырата, аларны өйрәнә. Ә иң мөһиме — янында ул үзе ышанган өлкән кеше булганда шатлана.
Нәни Юля үзенең булачак гаиләсен көтә. Ул беренче адымын ясаганда, беренче сүзен әйткәндә янында кем булыр, һәм бу вакытта аны кем кочаклап үбәр, сабый нәкъ шул кешене эзли. Кыз V сәламәтлек төркеменә карый.
Әгәр сезнең йөрәгегездә игелек, кайгырту һәм ярдәм итү өчен урын бар икән — бәлки, нәкъ менә сез Юля өчен гаилә җылысын бүләк итүче кеше була алырсыз.
Бу бала турында танышларыгызга сөйләгез яисә бу постны социаль челтәрләрдә таратыгыз. Кем белә, бәлки аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.
Сабыйга яраткан гаиләсен табарга сез дә ярдәм итә аласыз, дуслар. “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга онытмагыз.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.