+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Автобуста балалар да булган

Кыйгы районында туристлар автобусы ауган.

Автобуста балалар да булганАвтобуста балалар да булган
Автобуста балалар да булган

Кичә көндез Малаяз – Югары Кыйгы автоюлының 35нче чакрымында 38 яшьлек "Higer" автобусы йөртүчесе, Салават районыннан Удмуртиягә таба хәрәкәт иткәндә, идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп, транспортны аударган. Автобуста 40 кеше булган, аларның 7се – балалар. Пассажирлар арасында зыян күрүчеләр бар.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм-каналда хәбәр итүенчә, урынга 7 ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан. Авариядә 20дән артык кеше зыян күргән. Шуларның 15ен Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Сигезен госпитализацияләгәннәр. Икесе авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыкта. Медицина ярдәме күрсәтү өчен тагын 6 табиб һәм 4 шәфкать туташы чакырылган. Зыян күрүчеләрне Уфага эвакуацияләү мәсьәләсе хәл ителгән. Тагын җидесен белгечләр караган һәм амбулатор дәвалану тәкъдим иткән.

Кыйгы үзәк район хастаханәсенә 11 пассажир китерелгән. Аларны караганнан соң амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

"Хәлне шәхси контрольдә тотам. Югары Кыйгы авылында зыян күрмәгән туристлар өчен вакытлыча урнаштыру пункты ачылды. Урынга медицина хезмәткәре җибәрелде", - дигән мәгълүмат бирде министр.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас