

Белорет районының Берештамак авылында бер төркем үсмерләр дары яндырып караганнар. Тик ахыры гына аянычлы тәмамланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иттте.
Дары яндырган вакытта малайларның киемнәренә ут капкан Аларның битләре пешкән, берсенең хәтта күзләре пешкән. Хәзер малайларның икесе Республика пешү үзәгендә ята. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
Әти-әниләр, балаларга янып китүче матдәләр, ут белән сак булырга кирәклеген аңлатыгыз. Мондый хәлләрдән сабак алсыннар.
Автор фотосы.