+24 °С
Дождь
Журналга язылу

4 яшьлек баланы шәһәр урамына чыгарып җибәргән

Ә үзе йокларга яткан...

4 яшьлек баланы шәһәр урамына чыгарып җибәргән4 яшьлек баланы шәһәр урамына чыгарып җибәргән
4 яшьлек баланы шәһәр урамына чыгарып җибәргән

Красноярск шәһәрендә әни кеше 4 яшьлек улын урамга чыгарып җибәргән һәм йокларга яткан.

25 июль кичендә Красноярскның полиция дежур частена кечкенә малайны китергәннәр, баланы күпфатирлф йортта яшәүчеләр күреп алган. Бала йорт алдында үзе генә бик озак йөргән. Әнисе кайда булуы, үзе турында берни дә аңлата алмаган.

Төн уртасыннан дежур частька улының югалуы турында гариза белән хатын мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ачыклавынча, әнисе баланың үзен генә урамга чыгарып җибәргән һәм... йоклап киткән. Уянгач, баласының югалуын аңлап, полициягә килгән.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар "балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча протокол төзегән.

Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә. Билгеле булуынча, гаилә Норильскта яши. Моннан бер атна элек алар Красноярск шәһәренә килгәннәр һәм арендага алынган фатирда тукталганнар.

 

Фото: fotobank02.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас