

Әти-әниләр еш кына яңа туган балалар белән ерак сәяхәтләргә чыга. Бу бала сәламәтлегенә зыян салмый, шулай да сәфәргә чыгу өчен уңайлы вакыт өч яшьтән башлана.
Педиатрлар билгеләвенчә, өч яшьтә баланың иммун системасы тулысынча эшли башлый, инфекцияләргә һәм башка патологияләргә яхшырак каршы тора ала. Балалар бу вакытка кеше арасында булуга шактый күнеккән була һәм ял итүдән ләззәт ала.
Кечкенә бала өчен иң уңайлы һәм хәвефсез транспорт – ул поезд. Вагонда бала ята да, йөри дә ала, шул ук вакытта һава басымының үзгәрешләрен дә кичерми.
Автор фотосы.