+30 °С
Болытлы


Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан белдерүләренчә, кичә Яңавыл районының Татар Урадасы авылында суда фаҗигале хәл булган.
Су коенганда 2014 елгы малай бата башлаган. Ул ярдәмгә чакырган һәм 43 яшьлек хатын аны коткарырга ташланган. Кызганычка каршы, хатын батып үлгән. Малай үзе йөзеп чыккан.
"Фаҗига су коену өчен җиһазландырылмаган урында теркәлде, рәсми пляжга кадәр нибары ике километр!" – дип белдерделәр ведомствода.
Фото: МЧС по РБ