+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу

Мәтрүшкә җыярга дип кенә киткән...

Өлкән яшьтәге ир урманда бәлагә тарыган.

Мәтрүшкә җыярга дип кенә киткән...Мәтрүшкә җыярга дип кенә киткән...
Мәтрүшкә җыярга дип кенә киткән...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кичә ашыгыч хезмәтләргә Балакатай районының Шигаевка авылында яшәүче өлкән яшьтәге ирнең югалуы турында хәбәр килгән. Хатыны сүзләренә караганда, 1943 елгы ир көндез урманга мәтрүшкә һәм гөмбә җыярга киткән, ләкин өенә кайтмаган, телефон шалтыратуларына җавап бирмәгән.

Эзләү өчен урынга полиция хезмәткәрләре белән бергә коткаручылар килгән. Берникадәр вакыттан соң ир табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, урманда аңа үгез һөҗүм иткән.

Коткаручылар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч медицина ярдәме белән дәваханәгә озатканнар.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас