+24 °С
Дождь
Журналга язылу

10 яшьлек кызы барлыгын “оныткан”...

39 яшьлек әни районнан Уфага качкан.

10 яшьлек кызы барлыгын “оныткан”...10 яшьлек кызы барлыгын “оныткан”...
10 яшьлек кызы барлыгын “оныткан”...

Илеш районында яшәүче Алена Шәйдуллина 10 яшьлек кызына алимент түләргә "оныткан". 39 яшьлек хатынның 500 мең сум бурычы җыелган. Фаразлануынча, ул Уфага качып йөри, очраклы эшләрдәге хезмәт хакына көн күрә.

Шәйдуллина суд карарын үтәми, суд приставлары хезмәтенә килми, аның соңгы яшәү урыны билгеләнмәгән. Шуңа күрә аны эзләүгә игълан иткәннәр.

Хатынның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнардан Башкортостан буенча Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең дежур бүлегенә 8 (937) 843 62 73, 8 (34787) 3-20-65 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

 Фото:ГУФССП России по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас