

Мәләвез шәһәрендә 4 яшьлек кыз өченче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Бала реанимациядә авыр хәлдә. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Сабыйны Күмертау шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Табиблар тиешле тикшеренүләр үткәрә, кечкенә пациентканы санитар авиация учетына куйганнар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты әти-әниләрне янә искәртә:
Тәрәзәләр – куркыныч чыганагы! Махсус йозаклар яисә блокираторлар куегыз. Балаларны бер генә минутка да ачык тәрәзәле бүлмәдә үзләрен генә калдырмагыз.
Москит челтәрләре сакламый! Алар ялган хәвефсезлек хисе тудыра, ләкин баланың авырлыгын күтәрә алмый.
Балагызның гомере – сезнең кулларда, саклагыз!
Фото: Моя Уфа, ТГ