+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Августа 2025, 04:55

Әти-әниләргә штрафлар күләме артты

Кесәләреннән зур күләмдә акча түли башлагач, бәлки, уйлый башларлар.

Әти-әниләргә штрафлар күләме арттыӘти-әниләргә штрафлар күләме артты
Әти-әниләргә штрафлар күләме артты

Русия Президенты Владимир Путин административ хокук бозулар турындагы кодекска кагылышлы федераль законга үзгәрешләр кертүне имзалады.

Хәзер үз балаларын карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән әти-әниләргә штрафлар күләме берничә тапкырга артты. Әгәр элек штраф 100 сумнан 500 сумга кадәр булса, хәзер ул 500 сумнан 2 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Тиешле документ Русия хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Әти-әниләр кесәләреннән зур күләмдә акча түли башлагач, бәлки, балаларын тәрбияләү турында уйлый башларлар.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас