+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Августа 2025, 04:35

Җылы яктан “күчтәнәч” килгән

Республикага китерелгән 30 тонна җиләк-җимешнең зарарланган булуы ачыкланган.

Җылы яктан “күчтәнәч” килгәнҖылы яктан “күчтәнәч” килгән
Җылы яктан “күчтәнәч” килгән

Үзбәкстаннан безнең төбәккә монилиоз черү китереп чыгаручы гөмбәчек авыруы белән зарарланган 30 тонна җиләк-җимеш партиясе килгән. Лаборатор сынаулар өчен сливалар “Россельхознадзор” хезмәткәрләре тарафыннан алынган. Башкортстан сынау лабораториясендә белгечләр энтомологик экспертизалар һәм микологик тикшеренүләр уздырган. Шул рәвешле, сливаларның зарарланган булуы ачыкланган, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Элегрәк республикага Үзбәкстаннан кертелгән гомум авырлыгы 19 тоннадан артык булган сливаларның  Калифорния калканы (щитовкасы) яисә куркыныч карантинлы корткыч белән зарарлануы ачыкланган иде.

Калифорния щитовкасы куркыныч бөҗәк-корткыч һәм шуның аркасында карантин объектлар исемлегенә кертелгән. Ул җиләк-җимеш һәм декоратив культураларны, шулай ук яфраклы агач һәм куакларны да кертеп, үсемлекләрнең 200дән артык төренә зыян китерергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас