

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Уфа районының Федоровкада авылында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы үсмер кызларны тоткарлаган.
Руль артында 14 яшьлек кыз була. Ул абыйсының рөхсәтеннән башка транспорт чарасында йөреп кайтырга уйлаган. Үсмер үзе белән дусларын — 11, 10 һәм 8 яшьлек кызларны да алган.
Уфа Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре квадроцикл руле артындагы кызның әти-әнисенә карата административ беркетмә төзегән, транспорт чарасын штрафстоянкага озатканнар.
“Мототранспорт – уенчык түгел. Балага руль тапшырып, сез аны, тәҗрибә җитмәве, үз-үзеңне саклау хисе булмавы һәм юл-транспорт һәлакәтенең югары ихтималы аркасында, үлем куркынычы астына куясыз. Балагызның гомерен саклагыз! Ял итүнең хәвефсез һәм файдалырак төрләрен сайлагыз!” – дип кисәтә юл инспекторлары.
Фото: видеодан скрин