+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 август 2025, 05:00

Тауда йөрәге туктаган...

Торатауга күтәрелгән ирнең кинәт хәле начарлана.

Тауда йөрәге туктаган...Тауда йөрәге туктаган...
Тауда йөрәге туктаган...

Кичә, 2 августта, Ишембай районында Торатау тавында 50 яшьлек ир кеше үлгән. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Система-112  ашыгыч чакырулар үзәгенә 1975 елгы ирнең йөрәге авыртып, үзен начар хис итүе турында хәбәр килгән.  

Кызганычка каршы, ашыгыч хезмәтләрнең оператив чаралар күрүенә карамастан, ирне коткарып кала алмаганнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас