

Уфада баланы таяк белән кыйнаган ирне полициягә китергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, Уфаның Кольцевая урамындагы йорт янындагы балалар мәйданчыгында 9 яшьлек малай белән 7 яшьлек кыз арасында конфликт чыккан. Бу хәл турында кыз үзенең әтисенә әйтә. Ир малайны куып җитә, аңа аягы белән тибә һәм берничә тапкыр пластик таяк белән суга. Бу хәл видеокүзәтү камерасындагы язмада теркәлгән.
Җинаять кодексының 213 мәддәсенең 2 өлеше (хулиганлык) буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ир полиция бүлегенә китерелгән, вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Прокуратура тикшерү үткәрә һәм балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк. Нигезләр булган очракта прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Автор фотосы.