+24 °С
Дождь


Кичә, 3 августта, күлдә бата язганда 6 яшьлек баланы коткарганнар.
Бу хәл Салават шәһәренең 30нчы бакчачылык ширкәтеннән ерак булмаган күлдә булган. Шаһитлар суга батканда 6 яшьлек кызны коткарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, баланы ашыгыч рәвештә Салават шәһәре дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.
Урында оператив-тикшерү чаралары үткәргәннәр. Булган хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.
Фото: МЧС по РБ