

Бу хәл Черниковка бистәсендәге Кольцевая урамындагы 172нче торак йорт ишегалдында булган. Малайны кыйнау кадрлары домофон камерасына эләккән.
Видеоязмадан күренүенчә, ир кеше коляска этеп урамнан бара. Шул вакытта каршысына кечкенә малай йөгереп килә. Ир аңа аягы белән тибеп җибәрә, бала үләнгә егыла. Ул берничә тапкыр малайга таяк белән суга. Аннары хатын-кызлар йөгереп килеп, баланы яклый. Ир колясканы этеп, юлын дәвам итә. Мондый коточкыч гамәлнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында һөҗүм итүченең шәхесен ачыклау буенча эш бара.
"Хәбәр 2нче полиция бүлегендә теркәлгән. Полиция видеоязмада күренгән ирнең кем булуын ачыклый. Тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк”, - дип белдергәннәр ведомствода "Башинформ" агентлыгына.
Фото:стоп-кадр видео @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram