+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 август 2025, 10:10

1 сентябрьне ял көне итмәкчеләр

Депутатлар фикеренчә, бу көнне әти-әниләр болай да стресс кичерә.

1 сентябрьне ял көне итмәкчеләр1 сентябрьне ял көне итмәкчеләр
1 сентябрьне ял көне итмәкчеләр

Дәүләт думасы депутатлары 1 сентябрьне Русиядә ата-аналар өчен түләүле ял көне итәргә тәкъдим иткән.

Бу темага закон проекты кертүгә әзерләнә. Депутатлар фикеренчә, гаиләләр Белем көне шатлыгын балалар белән бергә үткәрә алсын өчен бу көнне хезмәт хакы сакланып кала торган ял көне итәргә кирәк.

Күп кенә ата-аналар өчен, бигрәк тә балалары беренче тапкыр мәктәпкә баручылар өчен, 1 сентябрь — дулкынландыргыч көн. Әмма барлык җитәкчеләр дә әти-әниләрнең хәленә керергә әзер түгел, дип билгели парламентарийлар.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас