+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 август 2025, 04:10

400 мең сумнан артык бурычы җыелган...

Вөҗдансыз әти үз балаларыннан качып йөри.

400 мең сумнан артык бурычы җыелган...400 мең сумнан артык бурычы җыелган...
400 мең сумнан артык бурычы җыелган...

Караидел районы суд приставлары балигъ булмаган балаларны карау өчен акча түләмәгәне өчен 1989 елгы Дамир К.ны эзләүгә игълан иткәннәр. Бөре районы Николаевка авылында туып үскән ирнең алимент буенча 400 мең сумнан артык бурычы җыелган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул әлеге вакытта Уфада яшеренеп ятарга мөмкин.

Суд приставларының төбәк хезмәтендә аңлатуларынча, ир озак вакыт качып йөри, соңгы билгеле яшәү урыны буенча табылмаган, шуңа күрә аны башкарма эзләүгә игълан иткәннәр.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәгә ия булганнарның Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә 8 (34744) 2-10-91, 8 (347) 273-56-40 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

Фото:ГУФССП России по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас