

Гафури районында алты бала катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Балаларның иң кечкенәсенә нибары 2 яшь. Бу хакта социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Билгеле булуынча, “Лада” маркалы автомобиль Акташ авылы борылышында кюветка төшеп капланган. Руль артында — хатын-кыз, ә салонда аның алты баласы булган.
“Әниләре караудан һәм медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан. Биш баланы ашыгыч ярдәм машинасында тикшерү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Авыр пациентлар юк. Аларның хәлен контрольдә тотачакмын”, - дип белдергән Айрат Рәхмәтуллин.
Әти-әниләр, юлларда сак булыгыз. Балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәгез, аларны махсус креслоларда йөртергә кирәклеген онытмагыз. Сабыйларыгызның гомере сезнең кулда...
Фото: МЧС по РБ