+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 август 2025, 05:15

Ана карынында ук куркыныч инфекция йоктырган

Уфада табиблары яңа туган баланың гомерен саклап калган.

Ана карынында ук куркыныч инфекция йоктырганАна карынында ук куркыныч инфекция йоктырган
Ана карынында ук куркыныч инфекция йоктырган

Бала куркыныч авыруны ана карынында чакта ук йоктырган. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе баш табибы Морат Авзалов белдерүенчә, сабый вакытыннан алда туган, нибары 2030 грамм авырлыкта булган.

Нарасыйда куркыныч инфекция – листериоз булган. Ул сабыйга әнисеннән йоккан, хатын йөклелек вакытында сало ашаган, ул инфекцияле булып чыккан. Бу авыру вакытыннан алда туган балалар өчен аеруча куркыныч һәм менингит, үпкә ялкынсынуы, сепсис һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Әмма сабыйда инфекциянең уңай формасы булган, һәм 19 көн комплекслы дәвалаудан соң авыруны җиңеп чыктылар, дип билгели баш табиб. Сабый ныгыды, авырлыгы артты һәм аны өенә кайтарып җибәрделәр.

Табиблар мондый очракларны булдырмас өчен булачак әниләргә туклануга җитди карарга киңәш итә. Чи ит һәм салодан, тикшерелмәгән сөт ризыкларыннан сакланырга, шулай ук терлекләр белән элемтәне чикләргә кирәк, дип искәртә алар.

Фото:РКБ имени Г. Г. Куватова

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас