

Бүген Уфада узган елның 30 мартында дусты белән бергә югалган 14 яшьлек Дамир Әдигамовны җирләделәр.
Аның гәүдәсен 5 июньдә Уфа янында Агыйдел елгасы яр буенда тапканнар. Бу көнне ир катерында йөрергә чыга һәм ниндидер мизгелдә яр буенда куртка күреп ала. Якынрак килгәч, ул анда кеше сөякләре барлыгын күрә. Шунда ук ашыгыч хезмәтләргә шалтырата.
Балаларны эзләүдә беренче көннәрдән ук катнашкан хокук сакчыларының берсе аның 2024 елның мартында югалган үсмернеке булуына шунда ук ышана. Билгеләү өчен ДНК-экспертиза ясарга кирәк була. Нәтиҗәдә гәүдә калдыклары төгәл Дамирныкы булуы ачыклана.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, малайны Көньяк зиратында җирләгәннәр. Бүген Дамир белән хушлашырга мәктәптә бергә укыган сыйныфташлары, дуслары, укытучылары килгән. Алар барысы да малайның ачык, ярдәмчел, акыллы булын билгели. Яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Бик күпләргә, хәтта таныш булмаган кешеләргә дә, Дамир кайтып керер төсле тоелды. Тик могҗиза булмады...
Элегрәк язуыбызча, аның 13 яшьлек дустының гәүдәсе узган елның маенда "Җиңү" паркындагы дюжневский баскычыннан төшү юлында, Агыйдел елгасы яр буенда табылган иде.
Фото: социаль челтәрләрдән