+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 август 2025, 09:55

Баланың гәүдәсе табылган

Водолазлар аны төне буе эзләде.

Баланың гәүдәсе табылганБаланың гәүдәсе табылган
Баланың гәүдәсе табылган

Уфада суга баткан 12 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар, водолазлар аны төне буе эзләде.

Кичә кич Уфаның "Мелькомбинат" ягында 12 яшьлек кыз дуслары белән су коенган. Үсмер тирәнгә йөзеп керә һәм су астына китә.

Балалар ял итү өчен рәсми пляжны түгел, ә "Су коену тыелган!» дигән билге куелган урынны сайлаган. Коткаручылар төне буе һәлакәт урынында эзләү-водолазлык эшләре үткәргән. Бүген водолазлар кызның гәүдәсен ярдан 50 метр ераклыкта 3 метр тирәнлектә тапканнар.

Гражаннарга җиһазландырылмаган пляжларда коену хәвефле булуы турында искә төшерәбез. "Су коену тыелган!" дигән табличкалар куелган елга һәм күлләр участоклары аеруча куркыныч. Аларны игътибарсыз калдырмагыз!

 



Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас