+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Августа 2025, 08:40

Дәү әнисенең даруы белән уйнаган

Гади генә дару төймәсеннән шундый бәла килеп чыгар дип кем уйлаган?!

Дәү әнисенең даруы белән уйнаганДәү әнисенең даруы белән уйнаган
Дәү әнисенең даруы белән уйнаган

Башкортстанда табиб баланың борыныннан дару алган. Әлеге хәл Әлшәй районының Раевка авылында булган.

Кызның әнисе табибларга баланың борыны бик нык тыгылуга зарланып мөрәҗәгать итә. Табиб ачыклавынча, кыз дәү әнисенең “Панкреатин” даруы белән уйный. Дару төймәсен ялгыш тыны белән суырып алганмы, әллә борынына тыгып куйганмы, тик берникадәр вакыттан ул сулый алмый башлый.

Бәхеткә, Раевка үзәк район дәваханәсендә табиб кызның борын юлыннан даруны алып ташлаган. Әни кешегә мондый хәлләрнең куркынычы турында аңлатканнар. Шулай ук баланың борынында чит предмет булган очракта ашыгыч рәвештә табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр.

Фото: Раевка үзәк район хастаханәсе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас